Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чыккан беренче «Москвич»ны кем алган?

Машинаның бәясе 3,5 млн сум.

3 мартта Чаллыда автогигантта җыелган «Москвич 3е» электромобильләрен сата башладылар. Беренче машинаны «КАМАЗ» ГАҖнең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев сатып алган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте. 

– Үзебезнең фәнни-техник үзәктә беренче электромобиль - «Москвич» җыелгач, мин тест-драйв үттем. Полигонда берничә тапкыр әйләндем. Аңа кадәр шундый автомобильләр базарын өйрәндем. Чит ил машиналары кыйммәт, ватылган очракта аларны төзәтү өчен дә күп акча кирәк булачак. Шуңа күрә үзебездә чыккан беренче «Москвич 3е» автомобиленә өстенлек биреп, аны сатып алдым. Аны өемнең ишегалдында зарядка алдыртам. Әлегә машинада йөрмим, чөнки кышкы тәгәрмәчләр алынмаган», – дип язды ул. 

Машинаның бәясе 3,5 млн сум.  

Фото: Вконтакте/Олег Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина автомобиль саллы соллерс завод камаз завод предприятие