Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда да Каз фестивале

Бу турыда Бөтендөнья Татар конгрессынын Чаллы бүлекчәсендә булган очрашуда хәбәр иттеләр.

Чаллыда тиздән  Каз фестивале узачак. Бу турыда Ботендөнья Татар конгрессынын Чаллы бүлекчәсендә булган очрашуда хәбәр иттеләр. 

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм конгрессның татар эшмкәрләре бүлеге җитәкчесе  Фәрит Уразаев әлеге  чараның гади ярминкәләр генә булып калмыйча масштаблырак чара итеп уздырырга тәкъдим итте. Татар авылларында гомер бакый каз асрап тормыш иткәннәр. Аның итеннән, маеннан, йоныннан көндәлек тормышта файда күргәннәр. Ул гына да түгел каз темасы безнең җаныбызга- рухыбызга якын.

Республикада иң күп каз асраучы Мөслим районында Каз өмәсе фестивале ел да үтә. Тик кунаклар бу гына җитми, мондый милли йоланы республиканын зур шәһәрләрендә дә үткәрү –халыкның игьтибарын  күпләп җәлеп итү зарур дигән фикердә. 

Чаллыда  үтәчәк Каз өмәсе фестивалендә каз белән бәйле тарихи- мәдәни чараларны да, сәүдә итү, җитештерүчеләр арасында тәҗрибә алмашу мөмкинлеге дә булачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль каз өмәсе