Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда депутатка кисәтү белдерделәр

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев депутатларның барсын да хисап биргәндә игътибарлы булырга чакырды.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Шаронов, керемнәр турында декларация тутырганда төгәлсезлекләре өчен, административ җаваплылыкка тартыла. Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина әйтүенчә, ТР Президентының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсе тикшерүләре нәтиҗәсендә, Шароновның декларациясендә төгәлсезлекләр ачыкланган. 2020 ел өчен документларында ул Finn-traileri FT-27 маркалы прицепны,  Альфа-Банктагы нульле исәп-хисабын, вакытлыча эшкә сәләтсезлеге буенча керемен күрсәтмәгән. Ирина Сәгыйдуллина депутатка кисәтү бирергә тәкъдим итте. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев депутатларның барсын да  хисап биргәндә игътибарлы булырга чакырды. 

– Шәһәр Советына депутат булып сайланганда һәрберегез керемнәр һәм чыгымнар турында хисап тотачагын аңлады. Игътибарсызлык менә шундый күңелсезлекләргә китерә. Җир участогы күрсәтелсә дә андагы милек күрсәтелмәгән. Прицеп диңгез буендагы яхта түгел, депутат аны начар уйлар белән күрсәтми калмагандыр. Игътибарлы булыгыз, – диде ул. 

Фото шәһәр сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр советы депутатлар тормышы