Чаллыда депутатлар саны артты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда депутатлар саны артты

Яңа депутат кем?

Флера Андрееваның озакка сузылган авырудан вафатыннан соң «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча депутат мандаты бушады. 

Шушы көннәрдә әлеге мандатның хуҗасы билгеле булды. Ул – «Луч» җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Руслан Мостафин.

Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, Руслан Мостафин социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет буенча даими комиссиядә эшләячәк. 
Сүз уңаеннан, бер елдан соң шәһәр советына депутатлар сайлау була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау депутат депутатлар тормышы

Нет комментариев