Чаллыда дублёр юлларны ремонтлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дублёр юлларны ремонтлыйлар

Эшләр көзгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллыда Тынычлык проспектында 4 дублёр юлны төзекләндерә башладылар. Балалар иҗат үзәгенә керүче юл (22нче комплекс), 17нче һәм 18нче микрорайоннарда бер катлам асфальт салынды, бордюрлар куелды. Шулай ук 3нче һәм 28нче комплексларда да эш кызу. Капиталь ремонт кысаларында тротуарларны да яңартачаклар, яктырткычлар урнаштыру, тирә-юньне яшелләндерү күздә тотыла. Эшләр 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Төзүчеләргә эшләргә комачауламас өчен машина йөртүчеләрдән автомобильләрен көндезге вакытта дублёр юлларда калдырмауларын сорыйлар.  

«ПАД» МУП фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев