Чаллыда эшмәкәр хатын-кызның 12 млн сум акчасын урлаганнар
Бу вакытта ул чит илдә ял иткән.
62 яшьлек эшмәкәр хатын-кыз мошенниклар корбаны булды. Хокук сакчылары әйтүенчә, ул аларның счётына 12 млн сум акчасын күчергән.
Мошенниклар эшмәкәр чит илдә ял иткәндә шалтырата. Башта аның дусты исеменнән язалар, соңыннан хокук сакчылары исеменнән сөйләшәләр. Шул берүк алдау схемасы: счёттагы акчаларга куркыныч яный, аларны саклап калу өчен махсус счётка күчерергә кирәк диләр. Хатын-кыз башта 6 млн сум күчерә. Чаллыга кайткач тагын 4 мең сум җибәрә. Өстәмә 2 млн сум кредит та ала. 12 млн сум акчасын югалткач кына аңына килә – алданганын аңлый. Тизрәк полициягә мөрәҗәгать итә.
Шалтыратучыларның телефон номерлары Ростов өлкәсендә теркәлгән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев