Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәге директоры хәбәр итте.
Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырды.
«Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,14 процент, республикада 0,74 процент тәшкил итә», – диде ул.
Ел башыннан үзәккә 4093 кеше мәрәҗәгать иткән. 392 кешегә рәсми рәвештә эшсез статусы бирелгән. 345 кеше эш белән тәэмин ителгән. Мәгълүматлар базасында 5429 вакансия бар.
Нет комментариев