Җинаять кылуда гаепләнүче сак астында.
Шимбә, 24 июнь көнне, Усманов урамындагы йортта аянычлы хәл булды. 37 яшьлек ир-ат 63 яшьлек әтисенең күкрәгенә пычак белән кадап үтерде. Алар спиртлы эчемлекләр кулланган була. Берзаман араларында тавыш чыгып китә. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Гаепләнүче 2 ай буе сак астында булачак.
Нет комментариев