Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «ФИЗ-РА» спорт үзәге ачылды

Анда мәктәп укучылары бушлай шөгыльләнә алачак.

Чаллыда тантаналы рәвештә "ФИЗ-РА" спорт үзәген ачтылар. Ул Җиңүгә 40 ел урамында урнашкан. Әлеге спорт комплексы федераль, республика, шәһәр һәм инветорлар акчаларына төзелде. 

"Ул тәүлегенә 16-18 сәгатьтән дә азрак эшләмәячәк. Шуны әйтә алам: ул бик кирәкле микрорайонда төзелде. Биредә "КАМАЗ" эшчеләре өчен 6 йорт күтәрелә. 2 ел элек "КАМАЗ" боз аренасын төзүгә ирештек", - диде мэр. 

"ФИЗ-РА" спорт үзәге тәүлегенә 16 сәгать эшләячәк. Шул вакытның 40% -  муниципаль спорт мәктәпләренә бушлай булачак. Калган 60 % - футбол белән шөгыльләнергә теләүчеләргә арендага биреләчәк. 

Искәртергә кирәк, Россиядә мондый спорт үзәкләре бүген барлыгы алты шәһәрдә ачылды.  Шуларның икесе Татарстанда. Берсе Чаллы булса, икенчесе Әлмәттә. 

Фотолар Чаллы хакимиятеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев