Чаллыда газ шартлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда газ шартлады

5 кеше зыян күрде.

Чаллының Казан проспектындагы «Гудок» гараж кооперативында газ балоны шартлады. Биредә бер төркем кеше пылау пешермәкче булган. 

Алар газ исен сизмәгәннәр. Газ бинаны тутырган һәм балон шартлаган. Нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән. Аның берсе авыр хәлдә, дүртесе пешү җәрәхәтләре белән хастаханәгә салынган. Зыян күрүчеләр сәламәтлек саклау учреждениеләренә үзләре барган. 
 


янгын гадәттән тыш хәл

Нет комментариев