Чаллыда яшәүче 1 ай эчендә 6 млн сум «эшләгән»
Бизнес өчен якыннарыннан әҗәткә акча алып торган.
Чаллыда яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз бер ай эчендә 6 млн сум эшләгән. Тик үзенә түгел. Мошенникларга. Интернет аша аңа биржада валюталар сатарга тәкъдим иткәннәр. Башта ул 1, 2, 4, 6 мең сум салып керемен күтәргән. Соңыннан йөзәр меңгә күчкән. Кредит, якыннарыннан әҗәткә акча алып, 6 млн сум күчергән. Акчаны салдыру өчен система тагын зур суммалар салуны таләп иткән. Шәһәрдәш алданганын шунда гына аңлап алган. Полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мошенникларның Свердовск өлкәсе һәм Дагыстан Республикасында теркәлгән номерлар буенча шалтыратулары билгеле. Хәзерге вакытта алар эзләүдә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тотылган очракта, аларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев