Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ханымны блогер алдаган

Ул аның 80 мең сум акчасын үзләштергән.

Чаллыда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз мошенниклардан зыян күрде. Интернет челтәрендә ул танылган финанс блогерын күзәтә. Аның видеоларын, язмаларын кызыксынып карый, укый. Блогер җиңел акча эшләү серләре турында сөйли. Шәһәрдәш тә акча салып капиталын арттырмакчы була. Сылтамага басып, 50 мең сум акчасын күчерә. Аңа әлеге сумманы 7 тапкырга арттырырга вәгъдә итәләр. Икенче көнне хәтта счетында 367 мең сум акча бар дигән хәбәр килеп ирешә. Шәһәрдәшнең ышанычы тагын да уяна. Тик акчаны алу өчен 8 процентын түләргә кирәк була. Хатын-кыз күп тә уйламый 30 мең сум күчерә. Шул вакыттан сайт бөтенләй эшләми башлый. Шунда гына блогерның ялганчы булуы ачыклана. Мошенникларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Әмма аларны башта эзләп табарга кирәк. Интернет мошенниклар эзенә чыгу җиңелләрдән түгел, ди полиция хезмәткәрләре. Шуңа күрә хокук сакчылары һәркемгә игътибарлы булырга киңәш итә. Билгесез сылтамаларга басарга, акча күчерергә ярамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд