Чаллыда яшәүче хатын-кыз “КАМАЗ” заводын судка бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хатын-кыз “КАМАЗ” заводын судка бирде

Ул зур күләмдә акча таләп итә.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз “КАМАЗ” предприятесен судка бирде. Ул 300 мең сум күләмендә компенсация түләүләрен сорый. Аның әйтүенчә, ул заводта 35 ел машинист булып эшләгән. Шул вакыт эчендә зарарлы матдәләр һәм җитештерү факторларының озак тәэсире нәтиҗәсендә аның һөнәри авыруы барлыкка килгән. Дәлилләү өчен хәтта табиблар экспертизасы үткәрткән. Алар эшкә сәләтлелегенең 30 процентка кимүен ачыклаган. 

Суд утырышы 15 ноябрьгә билгеләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд камаз завод предприятие

Нет комментариев