Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хатын-кыз криптовалюта сатып алып алданды

Акчасын салдырырга теләгәч, мошенниклар юкка чыкты.

Криптовалюта, криптоинвестиция кебек төшенчәләр җәмгыятьтә киң таралыш алып килә. Криптовалюта - башкача электрон акчалар. Биржада ул көн саен үзгәреп тора: я төшә, я күтәрелә. Шунысы үзенчәлекле - монда банкларның бернинди дә катышы юк. Аны оешмалар, хәтта шәхси затлар да оештыра ала. 

Интернет челтәрләрендә мошенниклар да криптовалюта сатып алырга тәкъдим итә башлады. Махсус сайтлар булдырып, халык алдыйлар. Алар тозагына Чаллыда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз да эләкте. Башта ул ышанып бетми - 2 мең сум гына салып карый. Криптовалютасы бер мизгелдә 1 мең ярым сумга арта. Соңыннан 48 мең, бераздан 123 мең сум күчерә. Керткән акчасы күпмегә артканын белергә теләчәгәч, аңардан 96 мең сум сорыйлар. Шәһәрдәш ышанып тагын акча күчерә. Шәхси счётында криптовалютасы 650 мең сумга артканлыгы күрсәтелә. 300 мең сумны салдырырга рөхсәт итәләр. Әмма күпме тырышса да, шәһәрдәш теләгенә ирешә алмый. Мошенниклар өстәмә 300 мең сум сорап язалар. Шунда гына ул кемнәр белән эш итүен аңлап ала. Мошенниклар да юкка чыга. Сайт блокка куела. 

Полиция хезмәткәрләре зыян күрүче ханымнан гариза кабул итте. Мошенниклар эзләүдә. Әмма табулары икеле. Онлайн-режимда кеше алдаучылар эзенә чыгу җиңелләрдән түгел, ди хокук сакчылары. Аралашканда да алар башка шәһәрләрдә теркәлгән номерлар аша шалтырата - саклык чараларын күрәләр. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев