Чаллыда кара киемле ир-ат ике яшүсмергә пистолеттан аткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кара киемле ир-ат ике яшүсмергә пистолеттан аткан

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Бу вакыйга 20 сентябрьда була. Әмма мәгълүмат бүген генә социаль челтәрләрдә пәйда булды. 19 комплекстагы ташландык бинада йөргәндә 2 яшүсмергә карадан киенгән ир-ат пистолеттан ата башлый. Егетләр кача. Тик пуля берсенең башын җәрәхәтли. Яшүсмерләр полициягә мөрәҗәгать итә. 
Чаллы Эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге әлеге мәгълүматны раслады. Хәтта ир-атның пневматик пистолеттан атуы да ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Яшүсмерләргә аткан ир-атны эзлиләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев