Үлем сәбәпләре билгеле түгел.
Бер ир-ат малосемейкада яшәүче 56 яшьлек туганына шалтырата алмагач ул яшәгән йортка бара. Әмма туганын исән килеш күрә алмый: туганы 3 тәүлек элек вафат булган.
23/11 йортындагы тулай торакта яшәүче хатын иртән 39 яшьлек ирен уята алмаган һәм махсус хезмәтләрне чакырган. Белгечләрнең якынча мәгълүматлары буенча ир-ат 3 сәгать элек вафат булган.
Үлем сәбәпләрен морг хезмәткәрләре ачыклаячак.
Нет комментариев