Чаллыда ике мәктәп директоры эштән китте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике мәктәп директоры эштән китте

Сәбәбе нидә?

Чаллыда ике мәктәптә директор алышына.

65нче кичке мәктәп директоры Ольга Волкова Санкт-Петербургка, балалары янына күчеп китә. Хәзерге вакытта учреждениедә директор вазифаларын укыту эшләре буенча урынбасар Луиза Хафизова башкара. 

14нче гимназия директоры Наталья Медведникова да үз теләге белән эштән китә.  Ул да башка шәһәргә күчә. Әлеге бу учреждение белән кем идарә итүе билгесез.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев