Чаллыда җимерелгән стена астында калып ир-ат үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җимерелгән стена астында калып ир-ат үлгән

Аңа 37 яшь булган.

Яңа шәһәрнең 30/05 йорты стенасын җимереп, ремонтларга җыенганда фаҗигале хәл килеп чыга.

Стена җимереп төшә. Нәтиҗәдә 37 яшьлек ир-ат авыр җәрәхәтләр ала һәм урында вафат була.

Мәгълүм булганча, бу ир-ат Төмән өлкәсеннән килеп, Чаллыда эшләгән.

Әлеге фаҗигале хәл буенча тикшерү эшләре бара. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев