Чаллыда иң күп салым түләүчеләр кем?
«Быел шәһәр бюджетына 2 млрд 533 млн сумга күбрәк акча керде», - ди Светлана Мөлекова.
9 ай эчендә Чаллы бюджеты 15 млрд 435 млн сумга тулыланды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте. Аның 6 млрд 848 млн сумы – үз керемнәр булса, 8 млрд-тан артыгы - бюджетара трансфертлар хисабына.
“Узган ел белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелә. Быел шәһәр бюджетына 2 млрд 533 млн сумга күбрәк акча керде. Керемнәр үсеше физик затлар кеременә салым, гадиләштерелгән система буенча салым һәм патент системасыннан салым түләүләрнең артуы хисабына артты”, - дип белдерде финаслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова.
Шәһәр бюджетын тулыландыруда Алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) резидентларының өлеше зур. Иң күп салым түләүчеләрдән - “Хаер” заводы. Быел ул 300 млн сум түләгән. Узган ел белән чыгыштырганда 56%ка артык. Икенче урында – “Чаллы торба заводы”. Ул 226 млн сум керткән. Өченче урында - “ТЭМПО” заводы. 108 млн сум салым түләгән.
Исемлектә «Камский» агросәнәгать комплексы», «Изоляция торба заводы», «Индел», «Метлайн» һәм «Металлист» металл конструкцияләре заводлары, «Автократ» бораулау җайланмалары заводлары да бар. Резидентлар барысы бергә 995 млн сум салым түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев