Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инвалидлар ункөнлеге башланды

Махсус программа кысаларында 134 учреждениедә инвалидлар өчен уңайлыклар булдырылды.

Чаллыда 33078 инвалид яши, аларның 2372се 18 яшькә кадәрле балалар. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләрнең 55 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, шәһәрдә инвалидларга уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә шактый күп эш башкарыла. Әйтик, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында гына 134 учреждениедә уңайлыклар тудырылган. «1 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 2411 кеше төрле предприятиеләргә эшкә урнаштырылган. 87 эшсез инвалид өстәмә һөнәри белем алган. Алар: логист, хисапчы, чәчтараш, логопед, психолог һәм башка һөнәрләрне үзләштергән», – дип хәбәр итте ул. 

Үзенчәлекле балалар җәмгыятьтә үзләрен уңайлы хис итсен өчен дә шартлар бар. 131 балалар бакчасының 72сенә инвалид балалар йөри. 3 балалар бакчасында 14 инклюзив төркем эшли. Аларда физик мөмкинлекләре чикле балалар сәламәт балалар белән бергә көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. 

85нче үзәк базасында 3 яшькә кадәрге 10 бала психологик-педаогик ярдәм ала. Моннан тыш, «Изгелек», «Кояшкай» социаль ярдәм үзәкләре физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезне тернәкләндерү буенча уңышлы эшлиләр. 
Инвалидлар ункөнлегендә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Үзенчәлекле балалар өчен интерактив мәйданнар эшли, аларның өйләренә барып мастер-класслар күрсәтелә. Мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләрендә күргәзмәләр, концертлар, спорт ярышлары, уеннар оештырыла. Өлкәннәр өчен спартакиадалар, коляскада волейбол турнирлары, күңелле стартлар һәм башка чаралар уздырылачак. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен методик, техник чараларның уңышлы эшләвен әйтте. «Янәшәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарны арттырырга кирәк. Аларга ярдәм итәр өчен безнең мөмкинлекләребез дә, йөрәк җылыбыз да җитәрлек. Планлаштырылган барлык чараларны тулысынча, югары дәрәҗәдә үткәрү мөһим», – дип искәртте ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы