Транспортта пассажирлар да булган.
Чаллы инспекторлары Сарман проспектында пассажирлар йөртүче автобусны туктата. Тикшерү барышында 60 яшьлек шофёрның исерек булуы ачыклана. Автобусны штраф стоянкага озаталар. Алкоголь кулланган ир-атка 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, автобус хуҗасы да административ җаваплылыкка тартылачак.
Чаллы Автоинспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, шәхси автобуслар катнашында аварияләр дә шактый. Ел башыннан 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 23 кеше зыян күрде.

Чаллы автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары
Нет комментариев