Чаллыда юл ябыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл ябыла

Сәбәбе нидә?

«Татэнерго» АҖ «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» филиалы 9нчы җылылык торбасында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, 11 майда 11 сәгатьтән башлап, 12 майда 19 сәгатькә кадәр Евгений Батенчук урамындагы 3а/33-1 йорты янындагы юл ябылуын хәбәр итте.

Бу вакытта Юрий Гагарин урамы һәм 3а/33-1 йорты ишегалдыннан әйләнеп узарга мөмкин булачак. 

«Яр Чаллы җылылык челтәрләре» филиалы хезмәткәрләре вакытлыча килеп чыккан уңайсызлыклар өчен халыктан гафу үтенә.

«Машина йөртүчеләр юл йөрү билгеләренә игътибарлы булсыннар иде», – диләр НЧТС хезмәткәрләре.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылылык челтәрләре Татэнерго АҖ

Нет комментариев