Чаллыда юл өстендә яткан ир-атны машина таптады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл өстендә яткан ир-атны машина таптады

Ир-атка 59 яшь иде.

Төнге сәгать 2ләр тирәсендә Цветочный бульварында фаҗига булды. 59 яшьлек ир-атны «JAС» автомобиле таптады. Инспекторлар белдерүенчә, ул юлда яткан була. 40 яшьлек машина йөртүче аны сизми.

Урынга табиблар чакыртыла. Алар килгәнче җәяүле җан бирә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ир-атның үлем сәбәбе ачыклана. 

Фото Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев