Чаллыда юллар ябыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юллар ябыла

Сәбәбе нидә?

 

17 июньннән Чаллының Абдулла Алиш урамының Тынычлык проспекты ягы, шулай ук Яшьлек проспектының Мәскәү проспекты ягы автомобиль хәрәкәте өчен ябыла. 

Сәбәбе: бу юллар кисешендә урнашкан 321нче җылылык үткәргечендә  ремонт эшләре башлана. 

"Татэнерго" АҖ филиалы "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе машина йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булырга, кирәк җиргә бару өчен башка юлны сайларга киңәш итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт Юллар ябыла

Нет комментариев