Чаллыда юллар ябыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юллар ябыла

Кайчан?

Яр Чаллы җылылык челтәләре предприятиесе, маршал Жуков урамындагы 16нчы җылылык челтәрен реконструкцияләү сәбәпле, 18-23 майда автомобильләр өчен юллар ябылуын хәбәр итте. 
ГАИ белән килешенеп, Комаров урамы транспорт өчен ябыла. Кирәк җиргә Садовый тыкрыгы аша барырга кирәк. 
Машина йөртүчеләргә вакытлыча юл билгеләрен истә тотып, игътибар белән йөрергә киңәш ителә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


НЧТС Юллар ябыла

Нет комментариев