Чаллыда тагын кеше югалган
Шәһәрдәшебезне 2 атна буе таба алмыйлар.
Чаллыда 32 яшьлек Галиев Радик Марат улын эзлиләр. Ул 28 фервальдә өеннән чыгып китә һәм бүгенге көнгә кадәр беркем белән дә элемтәгә чыкмый.
Ир-ат кара төстәге курткадан, джинс чалбардан һәм көрән (коричневый) ботинкалардан булган. Башына кара кепка да кигән.
Шәһәрдәшебезне күречеләрне яки аның хакында нәрсә дә булса белүчеләрне 8 (800) 700-54-52 кайнар элемтә номерына шалтыратуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев