Чаллыда каен суы сата башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда каен суы сата башладылар

Сатучылар заявканы алдан ала.

Интернет челтәрләрендә каен суы сатучылар артты. 1,5 литры өчен 300 сум сорыйлар. Өч литр өчен – 550 сум. 5 литрлы каен суы 800 сумга төшә. Күпләп алсаң, ташламалар тәкъдим итәләр. Сатучылар каен суын өйгә үк китереп бирергә дә әзер. Юл бәясен генә түләргә кирәк. Моннан тыш, белдерүләрдә өрәңге суы да бар. Иң мөһиме – сатучылар алдан заказ ясарга сорый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев