Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Кече кышкы Сабантуй» узачак

Ярышларда җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

23 февраль көнне, Ватанны саклаучылары көнендә "Тулпар" сәүдә үзәге каршында зур бәйрәм оештырыла. Биредә җырлы-биюле тамаша көтелә. Гер күтәрү һәм кул көрәштерү буенча ярышлар да үткәреләчәк. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнде. 

"Гер күтәрү буенча беренче урын яулаучыга 15 мең сум, икенче урынга - 10 мең, өченче урынга - 5 мең сум вәгъдә иттеләр. Абсолют җиңүче дип табылган шәһәрдәшебезгә төп приз - 50 кг шикәр тапшырачакбыз", - ди бәйрәм оештыручы Мәүлетҗан Хисамиев. 

Бәйрәмгә Әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан ир-егетләребез дә килүе көтелә. 

"Талантлы әфганчыларыбыз, ветераннарыбыз җыярлаячак. Төрле уеннар үткәреләчәк. Кунакларыбызны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячакбыз", - ди Мәүлетҗан Хисамиев. 

Бәйрәм көндезге сәгать 12:00дә башлана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев