Чаллыда кичке якта җәяүлене хастаханәгә озаттылар
Сөембикә проспектында юл-транспорт һәлакәте булды.
Чаллыда кичке якта Сөембикә проспектының 9/26 йорты янында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. BMW автомобиле 55 яшьлек хатын-кызны бәрдерде. Ул бу вакытта светофорсыз җәяүле юлыннан чыккан чагы булган. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны шәһәр хастаханәсенә озаттылар.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев