Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кияү белән кәләш язылышарга мотоциклда килгәннәр

Кәләш күлмәк киеп, фатасын шлемына беркеткән. Ә кияү?...

Чаллы яшьләре хисләргә һәм идеяләргә бай. Узган шимбәдә никахларын рәсми рәвештә теркәү өчен Анастасия белән Артем Федотовлар тантаналар сараена мотоциклларда килгәннәр. Кәләш күлмәк киеп,фатасын шлемына беркеткән. Кияү исә кара төстәге классик костюм-чалбар кигән. Дус-туганнары да алардан калышмаган: яшьләрнең шатлыгын уртаклашырга мотоциклларда килгән.

«Федотовлар гаиләсенә бәхет телибез. Бер-берсенә кадер-хөрмәт, ышаныч һәм ярдәм гомер юллары буена озата барсын. Алтын туйларында бер-берсенә бүгенге кебек елмаеп карасыннар иде», – ди ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова.

Фотолар Равилә Зариповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт яшьләр загс Туй