Чаллыда колеялы юлларны тигезләячәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда колеялы юлларны тигезләячәкләр

Ремонт кайсы проспектларга керәчәк?

1 октябрьдән «Автомобиль юллары предприятиесе» коллеялы юлларны ремонтлауга керешәчәк. Иң беренче Мәскәү – Рәис Беляев проспектлары киселешен тәртипкә китерәчәкләр. Предприятие җитәкчелеге белдерүенчә, биредә асфальт-бетон катламы алыштырылачак. 

Чиратта Мәскәү – Автозавод һәм Автозавод – Сөембикә проспектлары киселешләре. Ремонт эшләре төнге вакытта алып барылачак. 


Нет комментариев