Чаллыда көрәшчеләр фестивале
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көрәшчеләр фестивале

Бүләкләрне Профит компанияләр төркеме тапшыра

Бүген Чаллыда Кама төбәгеннән спортчылар җыелды. “Витязь” спорт клубында 2007/8 һәм 2009/10 нчы еллардагы көрәшчеләр көч сынаша. Бәйгенең баш хөкемдары Илгиз Шәмсевәлиев белдерүенчә, чара ике өлештән тора, 17-18 яшьлекләр бүген дәүләт имтиханын тапшыра, шуңа да алар төштән соң гына көрәшә.  “Биредә Республика буенча иң көчле спортчыларны да күреп була. Алар 1нче, 2 нче урыннар алучылар. Зәй, Алабуга, Минзәлә, Азнакай, Актаныштан барысы да җиңәбез дип җыелдылар, бу үзенә күрә Сабантуй алдыннан әзерлек”, - дип ассызыклады тренер.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт көрәш

Нет комментариев