Ул ГЭС бистәсендә булачак.
Чаллыда көзге чистарту, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Предприятие һәм оешмалар, уку йортлары, идарә итү компанияләре, актив шәһәрдәшләребез территорияләрне коелган яфраклардан, чүп-чардан арындыралар, чәчәклекләрне тәртипкә китерәләр, агачлар утырталар.
Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Батенчыу урамына 70 якын каен агачы утыртылар. Биредә киләчәктә аллея барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмә үтә.
Нет комментариев