Чаллыда күренекле рәссам вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле рәссам вафат

Аңа 75 яшь иде.

Бүген Чаллыда күренекле рәссам Александр Черный вафат булды. Ул чирләгән. Гомере ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә өзелде.

- Ул йөрәгенә операция ясаткан иде. Кызганыч талантлы рәссам безне мәңгелеккә калдырып китте. Урыны җәннәттә булсын. Александр Черный мәңгелек йортына Азнакай районы Актүбә поселогында озатыла. Анда аның әти-әнисе җирләнгән, – диде Г.Хәкимова исемендәге картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина.

Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Черный Чаллының рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш кертте. 

Аның иҗатында төп юнәлеш - пейзаж. Ул картиналарында Татарстан, Чаллы пейзажын гади итеп тасвирлады. Аның һәр картинасында туган як табигатенә мәхәббәт чагыла. 

Ул даими рәвештә картиналар галерясында шәхси күргәзмәләр оештыра иде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту рәссам үлем-китем

Нет комментариев