Чаллыда күршеләрен «үтергән» ир-атка суд булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күршеләрен «үтергән» ир-атка суд булды

Ул үзе полициягә шалтырата.

23/10 Б йортында яшәүче ир-ат полициягә шалтыратып, куркыныч хәбәр җиткерә - күршеләрен үтерүен әйтә. Урынга тиз арада хокук сакчылары килеп җитә. Әлеге хәбәр ялган булып чыга. Ир-ат алкоголь кулланып полиция хезмәткәрләре белән шаяртырга була, күрәсең. Хокук сакчылары шаяртучыны җаваплылыкка тартырга була - эшне судка тапшыра. Гаепләнүчегә 1 мең сум штраф билгеләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев