Чаллыда күз авырулары хастаханәсе ачыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күз авырулары хастаханәсе ачыла

Кайчанга?

Чаллының элеккеге онкология диспансеры бинасында капиталь ремонт башланды. 2нче хастаханә янындагы бу бинада Адамюк исемендәге республика клиник офтальмология хастаханәсе филиалы булачак.
Капиталь ремонттан соң биредә заманча җиһазлар урнаштырылачак. Бина яны яшелләндереләчәк.
Ремонт эшләрен Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» ҖЧҖ алып бара. Барлык эшләрне 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга җыеналар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сәламәтлек саклау чир Чаллыда күз авырулары

Нет комментариев