Җинаять эше кузгатылган.
Чаллыда 11нче сыйныф укучысы мошенниклар кармагына эләкте. Ул интернет аша мөстәкыйль рәвештә кыйммәтле телефон алырга булган.
Әнисенең картасыннан күрсәтлгән счетка 98 мең сум акча күчергән.
Әмма телефон ала алмаган.
Кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Россия Җинаятьләр кодексының 159нчы "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Нет комментариев