Чаллыда машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

Инспекторла һәр проспектта булачак.

Чаллы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне тикшерәчәк. Рейд 18 апрельдә оештырылачак. Юл кагыйдәләрен бозучылар, руль артына исерек килеш утыручылар, таныклыксыз, балалар креслосыз йөрүчеләр – бөтенесе дә игътибар үзәгендә булачак. Шулай ук машина пыялаларына тонировка ясаткан һәм штрафларын түләмичә йөрүчеләр дә җаваплылыкка тартылачак. 

Инспекторлар мондый тикшерүләрне ай саен уздыра. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев