Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы никахын теркәде

Ул ялга кайткан.

Бүген шәһәребезнең Тантаналар сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы егет сөйгәне белән никахын рәсми рәвештә теркәде. 
Хәрби ялга кайтты һәм сөйгәне белән мөнсәбәтләрен законлаштырды.

Яңа гаиләне Автозавод районы башлыгы Винер Харисов котлады. Аларга  чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар, бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр җиткерделәр. 

Сүз уңаеннан, ТР Хөкүмәтендә узган  шимбә киңәшмәләренең берсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр, районнар башлыкларына отпуск алган мобилизацияләнгән ир-атларны лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук хәрбиләрнең якыннарына туганнары кайтканда ял алырга, ә балалар өчен дистанцион белем бирүне оештырырга ярдәм итәргә кирәклеген дә әйтте.

Федераль Җыенга юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин  хәрбиләр ярты елга бер тапкыр ял итәргә, ял, юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, 14 көннән дә ким булмаска тиеш дип искәртте.

Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туй өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция