Чаллыда мигрант балаларын рус телен белүгә тикшерәчәкләр
1 апрельдән таләпләр үзгәрә.
Чит илләрдән килгән гражданнар балаларын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җиңел генә бирә алмаячак. 1 апрельдан кабул итү таләпләре үзгәрде. Иң беренче балалар җирле полиция бүлегендә дактилоскопик теркәлү узарга һәм фото төшәргә тиеш. Баланың Россиядә законлы булуын раслаучы документлар тапшыру да сорала.
«Миграция картасы алмыйча балаларны мәктәп һәм балалар бакчаларына кабул итмәячәкләр. Моннан тыш, алар рус телен белүгә тест та узарга тиеш. Рус телен ата-аналар үзләре өйрәнсеннәр, я булмаса репетитор ялласыннар», – дип белдерде Чаллы Эчке эшләр идарәсенең миграция эше бүлеге башлыгы Сергей Викулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев