Чаллыда мигрантны балага интим тәкъдим итүдә гаеплиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мигрантны балага интим тәкъдим итүдә гаеплиләр

Мисыр кешесе гаебен танымый.

Вакыйга апрель башында була. 23 яшьлек таксист-мигрант 14 яшьлек кызны Усманов урамына илтә. Шунда аңа бәйләнә башлый, җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итә. Хокук сакчылары Мисыр кешесе эзенә тиз чыгалар. Әмма ул гаебен танымый. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев