Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда милли хәрәкәт ветераны Габдулла Сәрвәретдиновны искә алдылар

Ул моннан 1 ел элек 26 сентябрьдә коронавирус авыруыннан вафат булды.

Чаллының 12нче китапханәсендә, 80нче еллар ахырында автокалада Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт ветераны Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдиновны искә алдылар. Ул моннан 1 ел элек 26 сентябрьдә коронавирус авыруыннан вафат булды.

Чарага шәхеснең якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, каләмдәшләре җыелды. Алар үрнәк гамәлләре белән халкыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхесне, аның милләтебез үсеше өчен башкарган саллы хезмәтен тагын бер кат күңелләрендә яңарттылар. Аның хакында якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Чараны оештыручы Чаллының тарихи-мәдәни мирас фонды җитәкчесе Тәлгать Әхмәдишин Габдулла әфәнденең тормыш юлы, милли эшчәнлеге белән таныштырды. 

“Милли хәрәкәт тарафыннан азатлык даулап, Чаллы шәһәрендә митинглар, җыеннар, демонстрацияләр, төрле сәяси чаралар оештырган чорда халык алдында чыгыш ясарга курыкмый торган кеше иде ул. Аны милләттәшләребез йотлыгып тыңлады. Ул иң көчле ораторларның берсе булды. Габдулла абый кебек татар тарихын тирәнтен белгән башка шәхес булдымы икән?! Аның эш бүлмәсе татар, төрки дөньясы тарихы турындагы китаплар белән шыплап тулган иде. Ул аларны укып чыгып, татар тарихының хикмәтле якларын безгә дә бәян итте. Әйтергә кирәк, Габдулла Сәрвәретдинов үзе дә талантлы публицист булды. Күп еллар ул мәкаләләрен псевдоним астында чыгарып килде”, - дип искә алды аны Тәлгать әфәнде. 

90 елларда Габдулла Сәхәбетдин улы эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә башлый. «Йорт» фирмасын оештырып җибәрә. Бу өлкәдә дә ул үзен талантлы оештыручы һәм җитәкче итеп күрсәтә. Татар телен, әдәбиятен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүгә матди яктан да кулыннан килгәнчә булыша. Соңгы ун елда ул «Зиннәт» гаилә үзәгенә һәр ай диярлек материаль ярдәм күрсәтә. Анда йөрүче балаларның милли аңлы, иманлы, татар телле булып үсүенә саллы өлеш кертә. 

“Милли каһарманнарыбызны җыелып, искә алу чаралары үткәргәнегез өчен рәхмәт. Без мондый шәхесләребезне онытырга тиеш түгел. Аларның тормыш юлы безгә үрнәк тә, милли эшчәнлегебездә  этәргеч тә булырга тиеш”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин.  

Чарада шулай ук олпат шәхеснең исемен мәңгеләштерү турында да сүз барды. “Чаллының берәр урамы Габдулла Сәрвәретдинов дип аталса – бу милләттәшләребезгә зур бүләк булыр иде”, - дип фикерләре белән уртаклашты катнашучылар. Чара табын артында, Габдулла әфәнденең рухына дога кылу белән тәмамланды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар милләт утырыш