Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен махсус счет ачылды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыю өчен махсус счет ачылды. Хәрби хезмәткә  чакырылучыларга бу акчага медикаментлар, җылы кием, махсус кирәк яраклар сатып алыначак. 
Шәһәр мэры предприятие һәм оешма җитәкчеләренә түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты. «Россия Федерациясе Президентының  2022 елның 21 сентябрендә чыккан «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турындагы» указын тормышка ашыру максатыннан, хәрби хезмәт үткән, запастагы хәрбиләрне озату  оештырылды. 
Хәрбиләргә өстәмә ярдәм йөзеннән медикаментлар, җылы кием һәм махсус кирәк-яраклар алу планлаштырыла. 
Илебез өчен катлаулы вакытта шәһәребезнең һәр кешесе, предприятие һәм оешмалар әлеге мөһим чарада катнаша алалар. Чаллы бер кайчан да үзенең кешеләрен онытмый һәм ярдәм итә!» 
Акча күчерү өчен реквизитлар:  
Юридический адрес: 423808, Республика Татарстан, город Набережные Челны, Набережная имени Габдуллы Тукая, д. 31
ИНН 1650305925
КПП 165001001
р\сч 40703810000000000196 ПАО «АКИБАНК»
БИК 049205933
к\сч 30101810622029205933 
Назначение платежа: добровольные взносы (без налога НДС).
Мобилизация башланганнан бирле Чаллыдан 400 кеше китте. План –1200. 

Фото «Челныбиз»дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция