Чаллыда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар үтәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар үтәчәк

Шәһәркүләм хөрмәтләү кичәсе 4 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәр дип көтелә.

Тиздән өлкәннәр көне җитә. Шәһәрдә барлыгы 150 010 пенсионер яши. 14 кеше 100 яшьтән узган. Чаллының иң өлкән кешесе Василиса Шахматовага 8 сентябрьдә 104 яшь тулды. Шәһәрдә 872 Бөек Ватан сугыш ветераны яши.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 29 сентябрдән 6 октябрьгә кадәр  барлык районнарда концертлар уза. Шәһәркүләм бәйрәм 4 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәр дип көтелә. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов: «Без өлкәннәребезне ункөнлектә генә түгел, һәр көнне хөрмәт итәргә тиешбез», – диде.

Сүз уңаеннан, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында пенсионерларга киләсе елга «Шәһри Чаллы» газетасын бүләк итәргә була. Чаллының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева ярты ел саен, үз хисабына,  почта аша 5-6 кешене «Шәһри Чаллы» газетасына яздыра.

Хөрмәтле җитәкчеләр, депутатлар аннан үрнәк алып, өлкәннәргә 6 ай буена туган телдә газета уку шатлыгы бүләк итсәләр, ветераннар гына түгел, без «Шәһри Чаллы»лылар да рәхмәтле булыр идек. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәймәм чаллы

Нет комментариев