Чаллыда өстәмә сайлаулар башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өстәмә сайлаулар башланды

Депутатлар сайлыйбыз

Чаллыда сайлау участоклары иртәнге 7дә эшли башлады. Бүген яңа шәһәрнең 7, 9, 11, 31, 40, 41, 56, 58, 59, 60; 4 нче бистәнең 1-6, 20-27 һәм 6/05, 6/06, 6/07, 6/13 йортында яшәүчеләр бер мандатлы 20 нче округ буенча ТР Дәүләт Советына һәм бер мандатлы 14 нче округ буенча шәһәр Советына өстәмә сайлауларда катнашалар. Тавыш бирү яшәү урыны буенча участок сайлау комиссияләрендә кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау депутат

Нет комментариев