Чаллыда парфюм карагын тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда парфюм карагын тоттылар

Ул - беркайда эшләмәүче егет.

Чаллы хокук сакчыларына сәүдә үзәге вәкилләре мөрәҗәгать итә. Консультантлар күрмәгәндә 20 яшьлек егет стеллаждан 8 мең сумлык духи урлый. Соңыннан сатып, акчасын туздыра. Полиция хезмәткәрләре аның эзенә видеокүзәтү җайланмаларын карап чыга. Егет беркайда да эшләми. Җинаять эше кузгатылачак. 


Нет комментариев