Аңа штраф түләргә туры киләчәк.
16 июньдә полициягә яңа шәһәрнең 14нче комплексында атыш оештырылуы турында хәбәр килгән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре бу кешене тотканнар. Ул 42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аның сигнал пистолетыннан һавага атуы ачыкланган.
Ир-атка карата хулиганлык турында беркетмә төзелгән, бу гамәле өчен аңа штраф түләргә туры киләчәк.
Нет комментариев