Чаллыда прокурор диктант яздыра
Диктант тест рәвешендә була һәм ике көн уза.
Чаллының элеккеге прокуроры Александр Евграфов «КАМАЗ» ГАҖендә эшләүчеләрнең юридик белемен арттырмакчы. Ул автогигантта комплаенс хезмәтен җитәкли. Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Александр Евграфов предприятие хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы диктант яздыра. Ул тест рәвешендә була һәм ике көн уза.
Тестны иң яхшы язучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылыачак. Калган катнашучыларга сертификатлар бирелә.
Александр Евграфов «КАМАЗ» да 2020елдан бирле эшли. Ул генераль директорның киңәшчесе булды, муниципаль органнар белән элемтә бүлеген җитәкләде. Коррупциягә каршы көрәш буенча тәҗрибәсе зур. Төрле елларда Чистай, Нурлат, Чаллы прокуроры булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев