Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россиянең яңа төбәкләренә депутатлар сайлыйлар

«Россия белән бергә киләчәгебезнең якты булачагына ышанабыз», – диләр сайлаучылар.

Бу көннәрдә Россиянең барлык төбәкләрендәге кебек үк Чаллыда да канун чыгару органнарына депутатларны алдан сайлау участоклары эшли.

Әлеге сайлауда Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән Чаллыга мәҗбүри күчеп килүчеләр катнаша.

8040нчы сайлау комиссиясе рәисе Светлана Иванова әйтүенчә, «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында илебезнең яңа регионнары халкы өчен алдан тавыш бирү комиссиясе эшли. 

Теләгән кешеләр шунда барып тавыш бирә ала. Аларны автобус белән алып баралар. 

Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Минзәләдә күчмә төркем эшли. 

Чаллыда кичә «Жемчужина» санаториенда, бүген «КАМАЗжилбыт» кунакханәсендә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды. Биредә Донецкидан күчеп килүчеләр яши. Алар бушлай яши, бушлай туклана. 

– Донецкида яшәгәндә соңгы елларда сайлауга йөрмәдек, хәзер бик теләп, якты киләчәк өчен тавыш бирәбез. Безгә депутатлар сайлау өчен барлык шартлар тудырылды. Стенада депутатларның исемлеге язылган листовклар эленгән. Полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итә. Сайлау участогына барып йөрисе дә юк. Кунакханә хезмәткәрләре барыбызга да: «Бүген депутатлар сайлау мөмкинлеге тудырыла. Теләгән кеше бинаның беренче катына төшеп тавыш бирә ала», – дип әйтте. Биредә чиста, матур, Россия белән бергә безнең дә киләчәгебез якты булыр дип ышанабыз», – диделәр сайлаучылар. 

Россиядә бердәм сайлау көне быел 10 сентябрьдә була. 

Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы Сайлау участогы иртәгә дә иртәнге 8дән көндезге 3кә кадәр эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы ДНР ЛНР