Чаллыда шәһәр көненә багышланган чара узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр көненә багышланган чара узды

Ул «Язмышларны берләштерде гүзәл Чаллы» дип исемләнгән иде.


Чаллының үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре Чаллының – 400, автогигантта беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылуга багышланган әдәби бәйрәм үткәрде. Ул үткән белән бүгенгене бәйли торган күперне хәтерләтте. 


Бәйрәмдә туган шәһәргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр, җырлар яңгырады. Аларны Чаллының иҗат әһеллләре башкарды. 
Ачык микрафон зур кызыксыну уятты. Теләгән һәркем шәһәр турында шигырь укыды.
Әдәбият сөючеләр өчен «Минем шәһәрем –Татарстанның ак җилкәне» исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.


Тамашачылар әдәби-сәнгать инсталляциясе янында истәлеккә фотога төшеп, шәһәр һәр кешенең язмышы икәнен дәлилләделәр. 
Фотолар китапханәдән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


китапханә Камазга -50 Чаллыга-400

Нет комментариев